В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчаларны Вахитов һәм Идел буе районнарында тапшырдылар
Белем көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды 900 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте. Комплектлар Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарына, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына җибәрелде.
Мәктәп җыелмаларын тапшыру төрле чараларда узды, алар арасында – «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе, анда бүләк комплектларын фонд директоры Роза Гыйльмурова тапшырды, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.
«Без яңа уку елына әзерлек күп гаиләләр өчен шактый финанс йөкләмәсе булырга мөмкинлеген аңлыйбыз, шуңа күрә бу бурычны җиңеләйтергә омтылабыз. Ел саен без беренче сыйныф укучыларына беренче Белем көне чын бәйрәм булсын өчен җыелмалар бүләк итәбез», – диде фондны гамәлгә куючы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Гаиләләргә ярдәм республикада 2007 елдан бирле үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында күрсәтелде. Ул аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алган балаларга һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.