Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 69 кеше савыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 90 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтучыларда, 87-се контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 34 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 17 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 4 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
48 кеше - Казанда, 7 кеше - Яр Чаллыда, 4 кеше - Түбән Кама районында, 3 кеше - Актаныш, Бөгелмә, Кама Тамагы районнарында, 2 кеше - Буа, Биектау, Лаеш, Саба, Спас районнарында, берәр кеше - Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарында яши.
Барлыгы 13-нче декабрьгә Татарстанда 11 мең 502 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 76 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 69 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 28 мең 80 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 653 мең 928 кеше авырган, 2 млн 106 мең 235 кеше сәламәтләнгән, 46 мең 941 кеше үлгән.