В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 61 кеше сәламәтләнде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 14 кеше бар, 37 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәрге, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
58 авыру Казанда, 10 кеше - Яр Чаллыда, 6-шар кеше - Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында, икешәр кеше - Лаеш, Лениногорск һәм Питрәч районнарында, берәр кеше - Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара районнарында яши.
6-нчы декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 10 мең 865 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 9479 кеше савыкты, шул исәптән 61 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 29 мең 39 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 460 мең 770 кеше авырган, 1 млн 937 мең 738 кеше сәламәтләнгән, 43 мең 141 кеше үлгән.