Бүгенге көндә 5,5 меңгә якын бинаның 4,9 меңенә җылылык тоташтырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шулай ук социаль өлкәдәге 835 объектка җылылык тоташтырылган, бу планның 98,1% ын тәшкил итә. Алар арасында барлык балалар бакчалары, 254 мәктәп, 112 сәламәтлек саклау объекты бар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Җылылык ТР башкаласының торак йортларына 26 нчы сентябрьдә җибәрелә башлады. Эшлекле дүшәмбедә Мэр Илсур Метшин халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләргә һәм җылылыкны тоташтырганда аларның теләкләрен исәпкә алырга кушты.
Җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча казанлылар кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23 ( көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр);
«Ачык Казан» системасы: +7(843)236-41-23.
Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-44 (тәүлек әйләнәсе);
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 өст.2305 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – төшке аш);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр);
Совет районы: +7(843)223-20-00 өст. 4110, 4311, (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 9:00 дән 18:00 гә кадәр, көн саен төшке аш – 12:00 дән 13:00 гә кадәр);
«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 12:00 дән 13:00 гә кадәр – төшке аш).