Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2018, 11:47

90 яшьлек ир-ат “Милләтләр кроссы-2018” ярышында катнашкан иң олы кеше булды

Барлыгы массалы йөгерүдә 20 меңнән артык кеше катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Бүген эшлекле дүшәмбедә “Милләтләр кроссы-2018” бөтенроссия йөгерү көне нәтиҗәләрен чыгардылар. Массалы йөгерүдә 20 меңнән артык кеше катнашты, дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова. Акция узган шимбә, 15 сентябрьдә, Кремль яр буе урамында узды.

8 яшьлек Тимерлан Фатыйхов иң яшь катнашучы, ә 90 яшьлек Әхмәт Сираҗиев иң олы кеше булдылар. Йөгерегә етләүчеләр белән бергә стартка спортчылар, спорт ветераннары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре чыкты. “Профессиональ спортчылар нәтиҗәләре белән шатландырды, дип сөйләде Светлана Вострикова. – Стартка иң яхшылар килде. Мәсәлән, җиңел атлетика буенча Россия җыелмасы әгъзасы Кирилл Дятловка 6 км дистанциядә тиңнәр юк иде”. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Быел “Милләтләр кроссы” программасына 9-11 класс укучылары өчен “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы узышлары керде. Кызлар 2 км араны, ә егетләр 3 км араны узды. “Мондый чаралар массалы физик культура хәрәкәтенә булышлык итә һәм шәһәрлеләрдә физик камиллек һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уята, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый”, дип саный комитет рәисе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.09.2018
Видеорепортаж
17.09.2018 10:50
“Милләтләр кроссы-2018” ярышында 20 меңнән артык кеше катнашты
Барлык яңалыклар

90 яшьлек ир-ат “Милләтләр кроссы-2018” ярышында катнашкан иң олы кеше булды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Бүген эшлекле дүшәмбедә “Милләтләр кроссы-2018” бөтенроссия йөгерү көне нәтиҗәләрен чыгардылар. Массалы йөгерүдә 20 меңнән артык кеше катнашты, дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова. Акция узган шимбә, 15 сентябрьдә, Кремль яр буе урамында узды.<br> </p> <p> 8 яшьлек Тимерлан Фатыйхов иң яшь катнашучы, ә 90 яшьлек Әхмәт Сираҗиев иң олы кеше булдылар. Йөгерегә етләүчеләр белән бергә стартка спортчылар, спорт ветераннары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре чыкты. “Профессиональ спортчылар нәтиҗәләре белән шатландырды, дип сөйләде Светлана Вострикова. – Стартка иң яхшылар килде. Мәсәлән, җиңел атлетика буенча Россия җыелмасы әгъзасы Кирилл Дятловка 6 км дистанциядә тиңнәр юк иде”. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. </p> <p> Быел “Милләтләр кроссы” программасына 9-11 класс укучылары өчен “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы узышлары керде. Кызлар 2 км араны, ә егетләр 3 км араны узды. “Мондый чаралар массалы физик культура хәрәкәтенә булышлык итә һәм шәһәрлеләрдә физик камиллек һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уята, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый”, дип саный комитет рәисе. </p>