Иҗтимагый киңлекләрдә шәһәр халкы өчен бәйрәм чаралары узачак.
Фото: Денис Гордийко
12.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Күңелле стартлар» башлана, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.
16.00 сәгатьтә «Крылья советов» паркында шәһәр халкына «Оперение» театр студиясеннән урам спектаклен күрсәтәчәкләр.
18.00 сәгатьтә шәһәрлеләр «Черек күл» паркында керлинг буенча күнегүләр көтә.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән иде, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә мөмкин.