В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 9-нчы октябрьдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә су белән тәэмин итү хезмәте туктатылачак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрү белән бәйле.
9-нчы октябрьнең 9.00 сәгатеннән 10-нчы октябрьнең 9.00 сәгатенә кадәр Николай Ершов урамындагы 55, 55а («Сәйдәш» мәдәни үзәге), 55б, 55в (349-нчы номерлы балалар бакчасы), 55е, 57б, 57в йортларында су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су алып куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.