В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез шулай ук бераз яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 9-нчы октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез шулай ук бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +2-4 градус, көндез +5-7 градус булачак.
Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән юеш кар көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Һава температурасы төнлә 0-дән +5 градуска кадәр булачак, көндез +4 белән +9 градус арасында тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.