Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2020, 13:50

9 майда Казанның Җиңү паркында Совет солдатына яңа һәйкәл ачылачак

Җиңү парады һәм бәйрәм салюты соңрак вакытка күчерелде, әмма бәйрәм барыбер булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алинә Бережная). Казанда 9-нчы майда Җиңү парады һәм бәйрәм салюты кичектерелде - чаралар соңгырак срокка, уңай эпидемиологик хәл билгеләнгәнче, күчерелде. Әмма Җиңү көнен бәйрәм итү барыбер булачак - бөтен ил өчен истәлекле датага зур мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнде, аны онлайн режимда карарга мөмкин булачак. Казанның быел 9-нчы майны ничек билгеләп үтәчәге турында бүген коронавирус таралышына каршы тору буенча штаб утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Совет солдатына яңа һәйкәл прообразы итеп Гази Заһитов билгеләнде.

Бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы гадәттәгечә Җиңү паркы булачак. 9-нчы майда биредә Җиңү Байрагын 50 метрлы флагштокка символик күтәрү оештырылачак. Шулай ук бәйрәмгә Совет солдатына яңа һәйкәл куелачак, аның прообразы Рейхстаг өстендә әләм куюда катнашкан Гази Заһитов булды. Һәйкәлнең авторы - Мәскәү скульпторы Никита Мазаев. «Казанлылар флаг күтәрү тантанасын һәм яңа һәйкәлне Казан Мэриясенең социаль челтәрләрендә һәм ТНВ телеканалында күрә алачак», - диде Р.Гафаров.

Җиңү көнендә шулай ук «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасында катнашучылар сугыш еллары автомобильләрендә бәйрәм йөреше ясаячаклар.

Быел казанлыларның, өйдән чыкмыйча гына, Җиңү көнен бәйрәм итүгә кушылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк - барлык чаралар да муниципаль мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренең интернет-киңлегенә күчерелде. «Быелгы Җиңү көне чын-чынлап үзенчәлекле булачак, йөрәкләребезнең җылылыгы хәтта бик зур ераклыклар аша ветераннарга барып җитсен һәм үсеп килүче буын хәтерендә калсын өчен барысын да эшләү көчебез килә», - дип билгеләп үтте Р.Гафаров.

Беренче тапкыр «Үлемсез полк» дистанцион рәвештә узачак

Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, «Үлемсез полк» инде күп еллар иң мөһим вакыйгаларның берсе булып кала - быел акция 28-нче апрельдә старт ала һәм дистанцион рәвештә узачак. Спикер Казанда яшәүчеләрне аңа кушылырга чакырды. «Казанлыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмат җыярга чакырабыз. Аннары фотография ясарга яки аның портреты кергән видео төшерергә, ә текстта үз героегыз турында сөйләргә кирәк булачак», - дип катнашырга чакырды Р.Гафаров. Материалны «ВКонтакте», Instagram яки «Одноклассники» социаль челтәрләрендә #БессмертныйПолкОнлайн #БессмертныйПолкТатарстан хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Илсур Метшин быел акциягә күпсанлы халык кушылыр дигән өмет белдерде. «Үлемсез полк»та йөреш мизгеле безне һәрвакыт үзенчәлекле хисләр белән тулыландырды. Бу проект инде яхшы традициягә әйләнде. Казанда гына колоннада уннарча мең кеше бара иде. Әйе, быел йөреш булмаячак, әмма интернет-киңлек тә кешеләрне берләштерә, барыгыздан да акциягә ярдәм итүегезне һәм анда катнашуыгызны сорыйм», - дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 27.04.2020
Видеорепортаж
27.04.2020 12:14
Казанда 9164 ветеран яши
Барлык яңалыклар