В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 9-нчы майда Казанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Синоптиклар уртача, көньяк-көнчыгыш җилен фаразлый. Җомгадан шимбәгә каршы төндә һава температурасы +12-14 градус тәшкил итәчәк, көндез +24-26 градус булачак.
Шимбә көнне Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава фаразлана. 9-нчы майга каршы төндә республиканың көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кичен (14.00-дән 20.00-гә кадәр) урыны белән яңгыр, яшен, көчле көньяк-көнчыгыш җиле булачак, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, көнчыгыш районнарда - секундына 24 метрга кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10-15 градус булачак, көндез +23-28 градус.
10-11 майда республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы булачак. Төннәрен урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез - урыны белән яңгыр һәм яшен.
10-нчы майда көнчыгыш җиле көньякка күчәчәк, көндез исә җил тизлеге яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 9-нчы майдан 10-нчы майга каршы төндә һава температурасы +10-15 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +18-23 градуска кадәр күтәреләчәк.
11-нче майда көньяк җиле исәчәк, көндез урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә, яшен вакытында җил секундына 20 метрга кадәр көчәячәк, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә +8-13 градус булачак, көндез +17-22 градус фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шулай ук 7-нче майдан 13-нче майга кадәрге чорда Татарстанның көнчыгыш районнарында урманнарда зур янгын куркынычы саклана (4 класс).