Татарстан башкаласында бәйрәмне төп дүрт мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 9-нчы майны Казанда бик зур масштабта билгеләп үтәчәкләр: шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм чаралары әзерләнде, алар шәһәрнең барлык районнарын, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үз эченә алачак. Җиңү парады, «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү паркында үтәчәк бәйрәм, шулай ук «Казан Арена» стадионындагы концерт - бу көннең төп вакыйгалары булачак.
Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларының берсе Меңьеллык мәйданы булачак. Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә алачак - тамашачылар Казан Кремле диварлары янында урнашачак.
Парад 10.00 сәгатьтә башлана, әмма шәһәрлеләрне тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатькә килергә чакыралар. Парадка керүнең иң уңайлы урыны - «Кремль» метро станциясе ягыннан.
Быел «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнашучылар хәрәкәте маршруты элеккечә калды. Катнашучыларны җыю 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә Аграр университет районында башланачак, анда тикшерү зонасы булачак. Колоннага шулай ук Мөштәри, Гоголь һәм Жуковский урамнарыннан да кушылырга була.
Казанда йөрешнең старты 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Башында Җиңү Байрагы булган колонна Пушкин һәм Карл Маркс урамнары киселешендә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры яныннан хәрәкәт итә башлый. «Үлемсез полк» шәһәр үзәгеннән: Карл Маркс урамыннан, Лобачевский урамы аша, Черек күл паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап узачак. «Үлемсез полк» маршрутының озынлыгы якынча 2 км тәшкил итәчәк.
Әлеге чара Меңьеллык мәйданында тәмамланачак, анда акциядә катнашучыларны концерт программасы көтә.
10.00 сәгатьтә Җиңү паркында көне буе дәвам итәчәк бәйрәм программасы старт ала. 11.00 сәгатькә кадәр биредә «Җиңү варислары» фестивале узачак, 15.00 сәгатькә кадәр балалар интерактив мәйданчыклары эшләячәк.
11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр паркта Казан яшь армиячеләренең һәм мәктәп укучылары хокук саклау отрядларының бәйрәм парады, 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Җиңү фанфарлары» балалар фестиваленең гала–концерты узачак. 14.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр паркка килүчеләрне районның иҗат коллективлары чыгышлары белән концерт программасы көтә. 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Рио Рита – җиңү шатлыгы» концерт программасы узачак.
19.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре концерт программасы старт ала. Шунда ук 21.00 сәгатьтә «Җырлый торган Казан» концерт программасы куелачак, бәйрәм көне 22.00 сәгатьтә башланачак төсле фейерверк белән тәмамланачак.