Җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 9 май көнне Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәтен өлешчәи чикләнә һәм схемасы үзгәртелә. Бу Җиңү парады һәм “Үлемсез полк” акциясен уздыру белән бәйле.
7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте цирк һәм Үзәк стадион арасында; Декабристлар ур., Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр; Декабристлар ур., Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр; Кремль яр буе ур.; Сул як Болак ур., Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр; Уң як Болак ур., Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр; ташаяк ур., Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр.
09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр: Гоголь ур., Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр; Жуковский ур., Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр; Карл Маркс ур., Горький урамыннан Лобачевский урамына кадәр; Кремль ур., Лобачевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр; Кремль ур., Лобачевский урамыннан Университет урамына кадәр; Лобачевский ур., Большая Красная урамыннан Кремль урамына кадәр; Мөштәри ур., Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр; Профессор Нужин ур., Университет урамыннан Пушкин урамына кадәр; Пушкин ур., Большая Красная урамыннан Карл Маркс урамына кадәр; Театр ур., Большая Красная урамыннан Дзержинский урамына кадәр; Толстой ур., Большая Красная урамыннан Горький урамына кадәр; Университет ур., Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр.
16.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты буенча, Мусин урамыннан Короленко урамына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнә.
19.00 сәгатьтән Сибгать Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Бичурин урамына кадәр, ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнә.
“Үлемсез полк” акциясе вакытында Денинидамбасында хәрәкәт туктатылып тора. Акциядә катнашучылар өстәмә транспорттан файдалана алачак. Ленин дамбасында өстәмә автобуслар өчен берничә полоса бүлеп бирергә планлаштырыла. Алар Мәскәү, Киров, авиатөзелеш районнарына барачак. Шәһәр үзәгенә, Совет һәм Идел буе районнарына баручы башка автобуслар Чул як Болак урамында “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы янында торачак.
Моннан кала, 9 майда җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча эш көнен 23.30 сәгатькә кадәр озынайту белән эшләячәк. 6, 10а, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 54, 63, 74, 75, 89, 91 номерлы автобус маршрутлары үзгәрәчәк.
Киров дамбасыннан шәһәр үзәгенә хәрәкәт иткәндә:
15, 29 номерлы автобуслар Уң як Болак ур. – Чернышевский ур. – Мәскәү ур. – Ташаяк ур.– Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – Лена ур. – Х.Ямашев пр. – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.
75-нче автобус маршруты – Уң як Болак ур. – Чернышевский ур. – Мәскәү ур – Ташаяк ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – М.Вахитов ур. – Чистай ур. – маршруты буенча.
6, 37 һәм 47 номерлы автобус маршрутлары – Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Ташаяк ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – Лена ур. – Х.Ямашев пр. – маршрутлары буенча.
74-нче автобус маршруты – Татарстан ур. – Г.Тукай ур. – Б.Шаһиди ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – .Зур Крыловка ур.– М.Вахитов ур. – Чистай ур., - маршруты буенча.
Үзәк ял һәм мәдәният паркы ягыннан Киров дамбасы юнәлешендә:
10а номерлы автобус маршруты Вишневский ур. – Островский ур. – Татарстан ур. – Г.Тукай ур. – алга таба маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
35-нче автобус маршруты – Вишневский ур. – Островский ур. – Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Ташаяк ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – Лена ур. – Х.Ямашев пр. – маршруты буенча.
30, 54, 63 һәм 91 номерлы автобус маршрутлары – Вишневский ур. – Островский ур. – Татарстан ур. – маршрутлары буенча.
Үзәк ял һәм мәдәният паркы ягыннан Киров дамбасы юнәлешендә 9 майда 12.00 сәгатькә кадәр “Үлемсез полк” үткән вакытта:
22, 28 һәм 89 номерлы автобус маршрутлары К.Маркс ур. – Толстой ур. – Большая Красная ур. – Батурин ур. – алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.
12.00 сәгатьтән “Үлемсез полк” йөреше тәмамланганчы:
22, 28 һәм 89 номерлы автобус маршрутлары Вишневский ур. – Островский ур. – Уң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы – маршрутлары буенча.
3, 5, 7 һәм 8 номерлы троллейбус маршрутлары бу вакытта туктатылып тора.
“Кремль” метро станциясендә 16.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эш пик сәгатьләре режимы буенча оештырыла. Биредә смарт-жетоннар сату буенча өстәмә кассалар ачыла.
9 май көнне бәйрәм салюты тәмамлангач, шәһәреләрне тарату өчен 75 берәмлек өстәмә транспорт бүленеп бирелә. Сул як Болак урамыннан Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары юнәлешендә 40 автобус барачак. Тагын 35 автобус пассажирларны Декабристлар урамында “Энергетика университеты” тукталышында көтеп торачак. Биредән Мәскәү, Киров, Яңа Савин районнарына китеп булачак.
Моннан кала, 9 май көнне Казанда шәһәр зиратларына өстәмә транспорт куела. Барлыгы 10 маршрутка 74 автобус билгеләнгән.