Сәетгалиев һәм Мәскәү урамнары ягыннан махсус транспорт эше оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, 4 нче майда 18:00 дән 23:00 гә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр, транспорт хәрәкәте чикләнәчәк;
7 нче май көнне 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында да, шул исәптән Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары буенча Чернышевский урамына кадәр хәрәкәт ябыла;
8 нче майның 17:00 сәгатеннән һәм 10 нчы майның 2:00 сәгатенә кадәр, тантаналы чаралар үткәрү сәбәпле, Меңьеллык мәйданында хәрәкәт шулай ук тулысынча чикләнәчәк. Моннан тыш, 8 нче майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 22:00 сәгатенә кадәр Бондаренко урамы ябылачак.
Салют тәмамланганнан соң, кешеләр күпләп җыелган очракта, Сибгат Хәким урамын өлешчә ябарга мөмкиннәр.
Сәетгалиев һәм Мәскәү урамнары ягыннан җәмәгать транспортының махсус эше оештырылачак. 9 нчы майда метрополитен эш көне графигы буенча эшләячәк.
Бәйрәм узачак барлык объектларда да иминлек тәэмин итүгә бәйле тикшерү чаралары каралган. 8 нче май көнне финал репетициясеннән соң Меңьеллык мәйданында территорияне санитар эшкәртү үткәреләчәк. Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында санитайзерлар урнаштырылачак, медицина хезмәткәрләре кизү торачак.