В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Метро поездлары эш көне графигы буенча йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Камил Гобәйдуллина). 9-нчы майда, Җиңү бәйрәме көненндә, Казанның җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Метро поездлары эш көне графигы буенча йөриячәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Бәйрәм чараларын әзерләүгә һәм уздыруга бәйле рәвештә шәһәр үзәгендә транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Юллар ябылачак:
4-нче май 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
7-нче май 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары буенча Чернышевский урамына кадәр;
8-нче май 17:00 сәгатьтән 10-нчы май 2:00 сәгатькә кадәр, тантаналы чаралар үткәрү сәбәпле, Меңьеллык мәйданында да хәрәкәт чикләнәчәк.
Салют тәмамлангач, кешеләр күп җыелган очракта Сибгат Хәким урамының өлешчә ябылуы мөмкин, дип хәбәр итте А.Абзалов.