В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция төп теле- һәм радиоканалларда бер минут тынлыктан соң узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 9-нчы майда казанлылар #Ишегалдыбеләнҗырлыйбыз акциясенә кушыла алачак. Анда катнашучылар, балконга чыгып, тәрәзә янына басачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган иң танылган җырны - Владимир Харитонов шигырьләренә язылган «Җиңү көне»н башкарачак.
Җырны башкарган вакытта акциядә катнашучыларга традицион штандартлар яки Бөек Ватан сугышында катнашучылар яки тыл хезмәтчәннәре портретлары белән фотографияләр тоту тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, акция һәлак булган Бөек Ватан сугышы сугышчылары истәлегенә барлык төп теле- һәм радиоканалларда бер минут тынлыктан соң узачак. Бер минутлык тынлык 19.00 сәгатьтә башлана.