Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2018, 08:00

9 май: Казан Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә

Көннең төп вакыйгасы – Меңьеллык мәйданында Җиңү парады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген – Җиңү көне. Казан тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итә. Бәйрәм уңаеннан казанлыларны һәм башкала кунакларын киңкырлы чаралар программасы көтә.

Киров районының Юдино бистәсендә 8.00 сәгатьтә лейтенант Ю.Красиков истәлегенә җиңел атлетика буенча традицион эстафета үтә. Шул ук вакытта Арча һәм Архангельск зиратларындагы хәрбиләр күмелгән урыннарга ветераннар, Татарстан Республикасы һәм шәһәр җитәкчелеге катнашында чәчәкләр салу тантанасы узачак. 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек ут һәм Ана монументына гирляндалар һәм чәчкләр салыначак.

10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда барлык теләүчеләр фронтовикларга рәхмәт сүзләре һәм котлаулар белән хатлар яза алалар.

11.00 сәгатьтә “Татаркино” В.Аксенов ис.скверга “Бәйрәм салюты” бәйрәм программасына кунаклар чакыра. Сквер мәйданчыгында сәнгать ансамбльләре сугыш еллары җыр һәм биюләре белән чыгыш ясаячак, шулай ук тарихи бәйгеләр оештырылачак. Чара “Мир” кинотеатрында “Три дня до весны” фильмын бушлай карау белән тәмамлана.

Бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы – Меңьеллык мәйданы. 9.45 сәгатьтә чара 2 меңнән артык артист катнашында масштаблы театральләшкән пролог белән башлана. Биредә үк Казан гарнизоны хәрбиләре йөреше узачак. Хәрбиләр йөрешеннән соң 14 берәмлек механикалаштырылган хәрби техника йөреп узачак.

Быел беренче тапкыр йөрештә сугыш еллары техникасы җәлеп ителә: Т-34 танкы, ИС-3 танкы, БМ-13 “Катюша”. 11.00 сәгатьтә кунаклар өчен Татарстан Республикасы иҗат осталары һәм шәһәр иҗат коллективлары оештырган бәйрәм концерты куелачак.

Меңьеллык мәйданында хәрби-патриотик күргәзмә планлаштырылган, аның кысаларында заманча хәрби техника модельләре тәкъдим ителәчәк (2 танк – Т-80, Т- 90, 2 берәмлек хәрби машина – БМП-2, БМП-3 һәм БТР-80). Моннан кала, кыр кухнясы оештырыла.

10.00 сәгатьтән Җиңү паркында халык өчен күңел ачу чаралары башлана, алар 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Традицион рәвештә Казан “Үлемсез полк” акциясенә кушыла, ул узган ел маршруты буенча үтәчәк. Колонна К.Маркс һәм М.Горький урамнары киселешендә Аграр университет тирәсендә формалаша һәм Меңьеллык мәйданына кадәр барачак. Акция 15.00 сәгатьтә башлана.

Совет мәйданындагы скверда 17.00 сәгатьтә “Фантазия” хатын-кыз джаз-оркестры һәм “Сәйдәш” мәдәният үзәге иҗат коллективлары ветераннарга бәйрәм концерты бүләк итәчәк.

Кич белән 20.00 сәгатьтән казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен концерт программасы көтелә.

Тантаналы чаралар 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итә һәм бәйрәм салюты белә тәмамлана.

Барлык яңалыклар