В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутларга 74 автобус чыга.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 9 май көнне Казанда шәһәр зиратларына өстәмә транспорт куела. Барлыгы 10 маршрутка 74 автобус билгеләнгән.
Транспорт түбәндәге юнәлешләрдә йөриячәк:
№71 “5-нче шәһәр хастаханәсе – Константиновка торак массивы” автобусы Самосырово һәм мөселман зиратына керәчәк;
№84 “Халитов ур. – Киндери зираты – Чебакса торак массивы”;
№201с “Җиңү пр. – Самосырово зираты”;
№202с “Чехов базары – Самосырово зираты”;
№204с “Дәрвишләр торак массивы – Дәрвишләр торак массивы зираты”;
№205с “Тимерюлчылар мәдәният йорты – Юдино зираты”;
№206с “Ленин ис. мәдәният-ял итү комплексы – Коры Елга торак массивындагы зират”;
№207с “Волгоград ур. - Коры Елга торак массивындагы зират”;
№208с “Гаврилов ур. - Коры Елга торак массивындагы зират”;
№209с “Вахитов мәйданы – Татар зираты”.
Йөрү өчен расланган тариф һәм социаль ташламалар буенча түләнә, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.