Күргәзмә кунаклары Май чабуны бәйрәм итү традицияләре белән танышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 9-нчы март көнне Антальяда Казанның Социаль-көнкүреш музее «Рус кышын озату» дип исемләнгән күргәзмә оештыра. Экспозиция Мәскәү халыкара Урта диңгез курорты мәктәбе спорт комплексында тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә кунаклары Май чабуны бәйрәм итү традицияләре белән танышачаклар. Әлеге чарага иске сызымлар буенча табигый зурлыкта чаналар махсус әзерләнгән. Моннан тыш, рус миченең макеты төзелгән, биредә һәркем дә истәлеккә фотога төшә алачак.
Шулай ук экспозициядә тематик җиһазлар, шул исәптән чәй эчү өчен савыт-саба, самавыр коллекциясе, бәйрәмчә милли киемнәр дә бар.
Килүчеләр өчен традицион рус коймаклары белән бәйрәм өстәлләре, матур костюм белән биюләр оештырылачак, дип хәбәр итә күргәзмәне оештыручылар. Бәйрәм кунаклары арасында төрле милли диаспоралар, туристлар һәм Анталья рус җәмгыяте вәкилләре булачак.