Кирәк булган очракта, хатын-кызларга маммография тикшеренүенә һәм сөт бизләрен ультра тавыш белән тикшерүгә бушлай талон биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 9 июньдә хатын-кызлар Казанның һәм республиканың әйдәп баручы онкологларында түләүсез тикшеренү үтә алалар. Скрининг “Womаn To Womаn” хәйрия фонды тарафыннан бишенче тапкыр оештырылган “Казан күкрәк рагына каршы” акциясе кысаларында үтәчәк.
Проект “Игелекле Казан” проекты кысаларында шәһәр Мэриясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры һәм дәүләт һәм шәхси медицина клиникалары һәм шәхси затлар ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сөт бизләре яман шеше хатын-кызларда онкологик авырулар арамында беренче урында тора. хәйрия фондының оештыру комитеты билгеләп үткәнчә, хатын-кызларның сөт бизләре рагы турында аз белүләре проблема тудыра. Шуңа күрә, чараның төп максаты – хатын-кызларга ел саен планлы тикшеренүләр кирәклеген сөйләргә.
“Казан күкрәк рагына каршы” проекты авыруны беренче стадияләрдә билгеләү мөмкинлеген һәм заманча дәвалау ысуллары турында сөйли. Хатын-кызларга онколог-маммологлар бушлай консультация бирәчәк. Кирәк булган очракта, аларга маммография тикшеренүенә һәм сөт бизләрен ультра тавыш белән тикшерүгә бушлай талон биреләчәк.
Тикшеренүне “Мега” сәүдә үзәгендә 9 июньдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үтеп булачак.
Дүрт ел эчендә 3 200 хатын-кыз тикшеренү узды. 2014 елда акция барышында Татарстан табиблары күкрәк бизе рагы белән авыруның бер очрагын ачыклаган, 11 хатын-кызда мастопатия тапканнар. 2015 елда акция барышында табиблар күкрәк рагының 11 очрагын ачыклаган. 2016 елда шулай ук күкрәк бизе рагының 11 очрагы, 13 фиброз һәм мастопатия ачыкланган.