Арча зиратына халык 2-нче, 3-нче, 5-нче һәм 7-нче номерлы маршрут автобусларында барып җитә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казанда 9-нчы майда, Хәтер көнендә һәм 11-нче майда, Пасхадан соң 9-нчы көнгә туры килгән ата-аналар көнендә, шәһәр зиратларына кадәр махсус автобус маршрутлары хәрәкәте оештырылачак.
Автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча хзәрәкәт итәчәк:
№201 с «Җиңү проспекты – Самосырово зираты» (10 берәмлек);
№202с «Чехов базары – Самосырово зираты» (10 берәмлек);
№204с «Дәрвишләр торак бистәсе – Дәрвишләр торак бистәсендәге зират» (бер берәмлек);
№205с «Тимер юлчылар мәдәният йорты – Юдино зираты» (бер берәмлек);
№206с «Ленин исемендәге мәдәният йорты – Сухая Река торак массивы зираты» (3 берәмлек);
№207с «Волгоградская урамы – Сухая Река торак массивы зираты» (5 берәмлек);
№208с «Гаврилов урамы – Сухая река торак массивы зираты» (7 берәмлек);
№209с «Вахитов мәйданы – Татар зираты» (бер берәмлек).
Хәрәкәтнең расланган графиклары нигезендә маршрутларга автобус чыгару тәэмин ителәчәк:
№23 «Р.Яхин урамы –Мирный торак массивы»
№56 «Р.Яхин урамы – Петровский торак массивы»;
№2 «Әмәт метро станциясе – Привокзальная урамы»;
№ 46 «Экопарк Дубрава торак комплексы – Профилакторий»;
№72 «Техникическая урамы – Профилакторий»;
№84 «Халитов урамы – Киндер зираты – Чебакс торак массивы» (2 берәмлек).
Моннан тыш, Казан халкын Арча зиратына 2-нче, 3-нче, 5-нче һәм 7-нче троллейбус маршрутлары белән ташу оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.