В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан фанфарлары» фестивалендә катнаша торган оркестрлар колоннасы узуга бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). 9-нчы һәм 11-нче августта Казанда үзәк урамнар буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу «Казан фанфарлары» фестивалендә катнаша торган оркестрлар колоннасы узуга бәйле.
9-нчы августта 13.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр һәм 11-нче августта 13.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр оркестрлар колоннасы Бауман урамыннан Профсоюз урамына кадәр узачак һәм Беренче Май мәйданына күтәреләчәк. Бу вакытта Бауман урамының Университет, Астрономия, Чернышевский, Профсоюз урамнары белән киселешендә, шулай ук Кремль урамында, Чернышевский урамыннан алып Беренче Май мәйданына кадәрге участокта хәрәкәт чикләнәчәк.