Тест-мобильләр Бауман урамында һәм Горький исемендәге паркта эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы март). Бу атнада Казанда ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тест узу оештыралар. Теләүчеләр сәламәтлек экспресс-скринингын уза, социаль хезмәткәр һәм психологтан консультацияләр ала алачак.
Тест-мобильләр 9 нчы марта – Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм 10 нчы мартта Бауман урамында сәгать каршында эшләячәк. Процедураны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.