Кайнар линия Росреестрның 15 еллыгына багышлана һәм илнең барлык төбәкләрендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Белгечләр җир участокларына, йортларга, фатирларга һәм башка объектларга хокукларны ничек теркәргә, күчемсез милекне ничек дөрес сатып алырга яки сатарга кирәклеге турында сөйләячәкләр. ТР халкы гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга һәм ни өчен элек барлыкка килгән хокукларын теркәргә, шулай ук нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә, мошенниклардан ничек сакланырга һәм башкаларны беләчәк.
Консультацияне физик һәм юридик затлар, шулай ук эшмәкәрләр ала алачак. Кызыксындырган сорауларны +7(843)255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин. Шалтыратулар 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Росреестрының матбугат хезмәте.