В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч ялгау эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). 9 нчы февральдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне туктатачаклар. Бу җир асты автостоянкасы булган торак йорттагы суүткәргечне ялгау белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә.
9 нчы февральнең 09:00 сәгатеннән 10 нчы февральнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак:
Н.Ершов ур., 65б корп.1, 2, 3.
Казанлылардан алдан су туплап куюларын сорыйлар. Автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган гаризалар буенча урнаштырылачак.