Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2019, 14:14

9 февральдә Казанда экологик фримаркет узачак

Шәһәрлеләр әйберләр белән алмаша һәм экологик яшәү рәвеше турында лекция тыңлый алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 9 февральдә Казанда "Экологично" хәйрия кибетендә фримаркет - бушлай ярминкә узачак. Шәһәрлеләр үзләренә кирәк булмаган әйберләрне калдыра, үзләре өчен берәр әйбер ала, шулай ук экологик яшәү рәвеше турында лекция тыңлый ала.

Фримаркетның төп идеясе - ул куллануны киметү, әйберләрдән акыл белән файдалану һәм ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт. Экоактивистлар яхшы әйберләрнең гомерен, аларны икенче кешеләргә тапшырып, озайтырга тәкъдим итәләр. Казанлыларга яхшы әйберләрне ташларга түгел, фримаркетларга бирергә киңәш итәләр.

Ярминкәгә әйберләр һәм аяк киеме, китаплар, балалар уенчыклары, спорт җиһазлары, савыт-саба, төзек техника, иҗат өчен товарлар һ.б. кабул ителә.

Ярминкәгә килүчеләр өчен бонус булып "Әйберләрдән арыну безне экологик итә" лекциясе укылачак, ул 13.00 сәгатьтә башланачак.

Фримаркет 9 февральдә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Бауман 29/11, дип хәбәр итә оештыручылар. Тулырак мәгълүматны "Экологично" проектының социаль челтәрләрендә белергә була.

Барлык яңалыклар