Җиңү паркында мәңгелек утка чәчәкләр салу узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). 9 нчы декабрьдә Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салачаклар. Чара Ватан Геройлары көненә багышланачак.
Тантанага генерал-майор Александр Бородин, Россия Герое Газинур Хәйруллин, Татарстан һәм Казан ветераннар берләшмәләре вәкилләре чакырылган. Кунакларны яшь армиячеләр, яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм Казан студентлары вәкилләре каршы алачак. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана.
Оештыручы булып ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тора. Бу көнне шәһәр мәктәпләрендә фотографияләрдән тематик күргәзмә узачак. Укучыларга Ватанны саклап, батырлык күрсәткән Ватан геройлары турында сөйләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яшь буынны патриотик тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. Әйтик, Казан яшь армия җәмгыятенә хәрби тематика һәм Ватан тарихы кызыклы булган 3,5 меңгә якын кеше керә. 11 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен яшь армия отрядлары шәһәрнең 7 урта һөнәри белем бирү оешмасында эшли.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы башкаласының яшьләр клубларында 50 дән артык патриотик чара узды, алар 5 меңнән артык яшүсмерне берләштерде. Патриотик тәрбия эшенә сәламәтләндерү лагерьлары да җәлеп ителгән, алар ел саен яңа тематик вакыйгалар белән тулыландырыла.