В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция XX – XXI гасырлардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан татарстанлыларга багышланган.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре, KZN.RU, 8 нче декабрь). Ватан Геройлары көнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында XX – XXI гасырлардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан татарстанлыларга багышланган «Безнең арада геройлар» күргәзмәсе ачыла.
Экспонатлар арасында 2000-2005 елларда Төньяк Кавказда сугышчан бурычларын үтәгән әфганчы һәм спецназ сугышчысының формалары һәм җиһазлары, 2022 елның язында Мариупольдән китерелгән Украина трофей формасы, РФ сугышчыларына таратылган Украинадагы махсус хәрби операциянең максатлары һәм бурычлары турында листовка күрсәтеләчәк.
«Бу күргәзмәдә без геройлыкның, батырлыкның, кыюлыкның, җиңүгә омтылуның һәрвакыт Ватаныбыз солдатларына хас булуын күрсәтергә телибез, – ди 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Александр Александров. - Экспонатларның бер өлеше Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан алынды, бер өлешен ДОСААФ, башка иҗтимагый оешмалар, Казан халкы тәкъдим итте. Аларның барысына да зур рәхмәт».
Күргәзмә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – Советлар Союзы геройларына багышланган «Герой-якташлар йолдызлыгы» залында узачак. Залда легендар очучы Михаил Девятаевка багышланган экспозиция дә бар. Аның улы Александр Михайлович Девятаев белән очрашу «Безнең арада геройлар» күргәзмәсен ачу тантанасында узачак.
Күргәзмә 9 нчы декабрьдә 15:00 сәгатьтә ачыла. Тантанада «Юнармия» хәрәкәте һәм республиканың ДОСААФ вәкилләре, Казанның Суворов һәм танк училищелары курсантлары катнашачак.
Татарстан Республикасы Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәне 2023 елның 20 нче декабренә кадәр билетлар, шулай ук «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин булачак.