В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә Татарстан башкаласында яңгыр һәм юеш кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). 9-нчы апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак. Көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 1-дән +1 градуска кадәр, көндез 12-дән 14 градуска кадәр җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы минус 2-дән +3 градуска кадәр, көндез - 10-нан 15 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.