Узган өч ярминкә көнендә мәйданчыкка 146,9 млн сумлык продукция китерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). Иртәгә, 9 нчы апрельдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Аларда республика районнарыннан фермерлар һәм агрохолдинглар катнашачак.
Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 нчы мартта башланып китте, алар атна саен шимбә көннәрендә уздырыла. Узган өч ярминкә көнендә мәйданчыкка 146,9 млн сумлык продукция китерелгән. Шикәр, ярма, ит һәм сөт продукциясенә, шулай ук авыл хуҗалыгы товарларына ихтыяҗ зур, дип хәбәр иттеләр Кулланучылар базары комитетында.
Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.
Ленинград урамы, 27
Беломорск урамы, 69
Чехов урамы, 2
Краснококшайск урамы, 150/2
Батыршин урамы, 20
Революция урамы, 12
Лаврентьев урамы, 10
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында узачак.