Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2022, 09:03

9 нчы апрельдә казанлылар йорт хайваннарын котыру авыруыннан бушлай вакциналаштыра алачак

Табиблар бригадалары Казанның биш районында кизү торачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). Татарстан башкаласында хайваннар эпидемияләрен булдырмау максатыннан язгы эшләр кысаларында чаралар дәвам итә. 9 нчы һәм 10 нчы апрельдә йорт хайваннарын котыру авыруыннан бушлай вакцинацияләү Казанның ун бистәсендә оештырылачак.

9 нчы апрель көнне 9:00 дән 11:00 гә кадәр шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре эт һәм мәчеләрне Кадыш бистәсендә Калинин урамындагы 1 нче йорт янында вакцинацияләчәк.

9:00 дән 10:00 гә кадәр Зәңгәр күл торак массивында табиблар йорт хайваннарына һәр йортка кереп вакцинация ясаячак.

10:00 дән 14:00 гә кадәр ветеринарлар казанлыларны Нагорный поселогында Машина төзүчеләр урамы буенча 61 нче номерлы йорт янында (җәмәгать транспортының соңгы тукталышы) көтәчәк.

10:00 дән 12:00 гә кадәр вакцинация Карьер поселогында «Коддус» мәчете парковкасында узачак.

11:00 дән 12:00 гә кадәр Брикетный поселогында табиблар Казан халкын 9 нчы Кадыш урамы буенча 15а номерлы йорт янында көтәчәк.

10 нчы апрель көнне вакцинация 9:00 дән 11:00 гә кадәр Крутушка поселогында котельня янында һәм Щербаковка поселогындагы чиркәү янында узачак.

9:00 дән 12:00 гә кадәр табиблар Отар поселогында Калинин урамы буенча 60а номерлы йорт һәм Иске Победилово поселогында Садовая урамы буенча 38а номерлы йорт янында кизү торачак.

Шулай ук 12:30 дан 14:00 гә кадәр табиблар бригадасы Кукушкино поселогына киләчәк һәм казанлыларны Аркылы Кукушкино урамы, 11 адресы буенча көтәчәк.

Узган ял көннәрендә ветеринария бригадалары Чебакса, Старые Горки һәм Әмәт поселокларында кизү тордылар. Моннан тыш, 16 нчы һәм 17 нче апрельдә ветеринария хезмәте бригадаларының шәһәрнең башка торак массивларына чыгуы планлаштырылган.

Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, хайваннар эпидемияләрен булдырмау максатыннан чаралар июньгә кадәр, кирәк булганда июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук ветеринария хезмәте поселокларга кабат чыгарга мөмкин. «Моннан тыш, казанлылар бригаданың үзләренә кирәкле районга чыгуын үзләре оештыра алалар. Моның өчен дәүләт ветеринария ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 гариза җыелганнан соң күчмә бригада формалашачак», – дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

Барлык яңалыклар