Әлеге максатка 49,1 млн сум акча тотылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Туклану комбинатында пилмән җитештерү дә арткан. Шулай итеп, яңа CD-800 пилмән ясау аппараты ярдәмендә ярымфабрикатның җитештерүчәнлеге ике тапкыр арткан һәм сәгатенә 550 кг кадәр җиткән. Шулай ук термопотлар һәм тәгәрәтеп йөртелә торган арбалар яңартылган.
Шулай ук 2021 елда склад инфраструктурасын һәм продуктларны саклау системасын модернизацияләделәр. Өстәмә туңдыру камерасы файдалануга тапшырылган, ул ит, кош ите, май запасларының сыйфатын югалтмыйча 14 көн сакларга мөмкинлек бирә, бөртекле продуктларны саклау өчен склад мәйданы 20% ка арттырылган, дебаркадер яңартылган һәм җылытылган, туңдырылган чималны комплектлау өчен суытыла торган зона оештырылган.
«2022 елга планнарда – туңдырылган ярымфабрикатларны саклау өчен суыту мәйданнарын арттыру һәм искергән стеллаж җиһазларын алыштыру», – дип хәбәр итте Рима Мөхәммәдшина.
Өстәмә төзелештән башка оптимальләштерү хисабына гына файдалы саклау мәйданын 2730 кв. метрга кадәр җиткерү соңгы берничә елда башкарылган эшнең нәтиҗәсе булып торачак.
2021 елда модернизациягә салынган инвестицияләрнең гомуми суммасы 49,1 млн сум тәшкил иткән.