Көндез урамнарны 467 юл эшчесе һәм 315 махсус техника берәмлеге җыештырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 9300 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 457 юл эшчесе һәм 657 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 167 катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 111 трактор щеткасы, 21 грейдер, 84 фронталь төягеч, 52 "Барсик" мини-төягече, 189 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 591 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 227 тонна реагент һәм 364 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 467 юл эшчесе һәм 315 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Әмирхан, Баруди, Батурин, Бауман, Белинский, Беломорск, Бигичев, Богатырская, Восстание, Сәет-Галиева, Кол Гали, Гарифьянов, Голубятников, Декабристлар, Ильич, Галиәскар Камал, Копылов, Академик Королев, Короленко, Космонавтлар, Кремль, Коләхмәтов, Ленинград, Лукницкий, Максимов, Мамадыш тракты, Меридиан, Минск, Мир, Париж Коммунасы, Петербург, Пионер, Себер тракты, Соловецких Юнг, Халезов, Чистай, Чишмәле, Ямашев, Матюшино тракты, Ирек мәйданы һәм “Казан Арена” стадионы территориясе.