В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
56 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Татарстанда COVID-19 авыруының 87 очрагы расланды. 31 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 3 очрак читтән алып кайтылган, 84 кеше инфекция йоктырган кешеләр белән аралашканнан соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында 6 балигъ булмаган бала бар, 13 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 25 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 21 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 20 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
43 кеше - Казанда, 20 кеше - Апас районында, 9 кеше - Түбән Кама районында, 5 кеше - Яшел Үзән районында, икешәр кеше - Яр Чаллыда һәм Лаеш районында, берәр кеше - Балтач, Буа, Биектау, Кама Тамагы һәм Кукмара районнарында.
13-нче майга COVID-19 авыруының Татарстанда барлыгы 1919 очрагы теркәлгән, 7 кеше үлгән. Республикада 740 кеше савыкты, шуларның 100-е- соңгы тәүлектә.
Россиядә тәүлегенә 10 мең 28 яңа инфекция очрагы белән расланган. Шулай итеп, илдә авыруның саны 242 мең 271кешегә җитте. 48003 кеше савыккан, 2212 кеше үлгән.