Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 66 кеше савыкты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында җиде балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 13 кеше, 34 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 15 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 9 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 1 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр һәм бер кеше – 90 яшьтән өлкәнрәк.
56 кеше – Казанда, 12 кеше – Түбән Кама районында, 10 кеше – Яр Чаллыда, икешәр кеше – Әлмәт һәм Алабуга районнарында, берәр кеше – Актаныш, Лениногорск, Минзәлә һәм Нурлат районнарында яши.
4-нче декабрьгә Татарстанда 10 мең 687 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 9360 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 66 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 27 мең 403 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 402 мең 949 кеше авырган, 1 млн 88 мең 752 кеше сәламәтләнгән, 42 мең 176 кеше үлгән.