Тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авырган 98 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе – читтән кайтарылган, калганнары –контактлы. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында биш балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 8 кеше бар, 26 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 13 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше – 60 яшькә кадәр, 12 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр һәм 9 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
43 кеше –Казанда яши, 8 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Актаныш районында, 4 кеше – Норлат районында, өчәр кеше – Баулы, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында, икешәр кеше – Алабуга, Мамадыш һәм Питрәч районнарында, берәр кеше – Аксубай, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим һәм Чистай районнарында.
Барлыгы 1-нче февральгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 16 мең 132 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 12 мең 623 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 98 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстанда «Спутник V» вакцинасын 12 мең 937 кеше ясаткан, шулардан 2599 кеше – икенче микъдарны. 33 мең 242 доза вакцина комплектының 38,9%-ы файдаланылган. Вакцинага язылу өчен бердәм номер - 122.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 17 мең 648 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 868 мең 87 кеше авырган, 3 млн 318 мең 173 кеше сәламәтләнгән, 73 мең 619 кеше үлгән.