Шул ук вакытта стационар булмаган сәүдә объектларының саны кими бара
Казан бюджетына үткән елда стационар булмаган сәүдә объектлары (СбСО) өчен урыннарны арендага бирүдән 86 млн сум акча кергән. Бу турыда 2024 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә Икътисади үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева хәбәр итте. Докладны Казан мэры Илсур Метшин тыңлады.
Шәһәр казнасына ел буе эшләүче павильоннардан 70 млн сум кергән. Шул исәптән 9,5 млн сум сезонлы сәүдәдән килгән. Үткән елда барлыгы 155 сезонлы объект: 118 кафе һәм ресторан верандасы; 24 эчемлек, татлы ризык һәм туңдырма сату ноктасы; 11 җиләк-җимеш һәм яшелчә сату ноктасы, ике кафе эшләгән.
Тагын 6,5 млн сум җир асты кичүләрендәге сәүдә нокталарыннан кергән. Хәзерге киосклар Николай Ершов урамындагы реконструкцияләнгән җир асты кичүендә пәйда булган.
Татарстан башкаласында стационар булмаган сәүдә объектлары санын киметү буенча эшләр дәвам итә. Мәсәлән, 2015 елда СбСО урнаштыру схемасы 1200 гә якын урынны үз эченә алса, 2018 елга алар саны 850 гә кадәр кимегән, ә хәзерге вакытта бу күрсәткеч 701 гә җиткән. Шул ук вакытта килешүләр 585 объект өчен төзелгән. Ел дәвамында 25 килешү өзелгән.