В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
47 кеше өйдә дәвалана - аларда авыру симптомнарсыз яки җиңел формада уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). Татарстанда коронавирус инфекциясенең 85 яңа очрагы расланган. 38 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өйдә дәвалана - аларда авыру симптомнарсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 4 очрак - читтән алып кайтылган, 81 кеше йогышлы авырулар белән элемтәдән соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 10 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 25 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 19 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 18 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр һәм 5 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
34 кеше - Казанда, 25 кеше - Яр Чаллыда, 11 кеше - Түбән Кама районында, икешәр кеше - Биектау һәм Алабуга районнарында, берәр кеше - Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Менделеевск, Сарман һәм Тукай районнарында.
10-нчы майга Татарстанда 1671 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, 5 кеше үлгән. Республикада барлыгы 447 кеше савыккан, шул исәптән 107 - соңгы тәүлек эчендә.
Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 11 мең 12 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 209 мең 688 кешегә җиткән. 34 мең 306 кеше савыккан, 1915 кеше үлгән.