В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 авыруы тагы 270 кешедә расланган.
Фото: Денис Гордийко
1 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 137 мең 518 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 129 мең 211 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 813 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Барлыгы 2 млн 492 мең 684 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1261 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 21 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 275 мең 967 кеше узган.
Республикада барлыгы 2 млн 501 мең 161 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1425 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 21 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 283 мең 577 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 19 мең 164 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 862 мең 89 очрак ачыкланган, 16 млн 884 мең 785 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.