Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2022, 14:06

Казанда яшәүче 81 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган

Кызының бәлагә эләгүенә ышанып, хатын җинаятьчеләргә 100 мең сум акча биргән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь). Казанда 81 яшьлек пенсионер хатын мошенникларның корбаны булган. Кызының бәлагә эләгүенә ышанып, өлкән яшьтәге хатын җинаятьчеләргә 100 мең сум акча биргән.

6 нчы сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен аның кызының адвокаты дип таныштыра. Мошенник зыян күрүченең кызы күңелсез вакыйгага эләккән һәм хәлне җайлар өчен 100 мең сум акча кирәк булуы турында җиткергән. Аферистка ышанып, хатын җыйган акчаларын бераздан килеп җиткән курьерга тапшыра.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүченең кызы өенә кайткан. Пенсионер каракларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Дербышки» полиция бүлегендә әлеге вакыйганың нечкәлекләрен ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.

Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән очракта, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар