В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә урыны белән кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Бүген төнлә Казанда һава температурасы 18-20 градустан түбән булачак, аязганда 23 градуска кадәр салкын булачак. Вакыты белән бераз кар явачак.
Көндез, 8 гыйнварда, шулай ук явым-төшемнәр көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Синоптиклар аязучан болытлы һава көтелә, дип фаразлый. Һава температурасы 13 градустан 15 градуска кадәр түбән булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, Татарстан буенча якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы 17-22 градуска кадәр түбән булачак, аязган вакытта 28 градуска кадәр салкын булачак, көндез максималь һава температурасы 18 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.