Яңа ел бәйрәмнәренең соңгы көнендә шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә «Паркларда кыш» программасы дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Казанда Яңа ел бәйрәмнәре ахырына якынлаша. Соңгы ял көнендә шәһәр халкы һәм кунаклары фигуралы шуу буенча мастер-класска бара, театр тамашасын карый һәм музыкантларның чыгышын тыңлый ала.
11.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класска кушыла алалар.
12.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта шәһәрлеләрне һәм Казан кунакларын «Салкын йөрәк» театраль тамашасында көтәләр. 16.00 сәгатьтә программаны Фучик урамындагы бульварда күрсәтәчәкләр.
«Ак чәчәкләр» бульварында 13.00 сәгатьтә Яңа ел спорт чарасы планлаштырылган.
Шәһәр буйлап сәяхәтен «Студия зима» күчмә сәхнәсе дәвам итәчәк. Бүген ул 16.00 сәгатьтән «Ак чәчәкләр» бульварында эшләячәк. Биредә You catch кавер-төркеме чыгыш ясаячак.
Горки-Әмәт урманында, «Лес» кафесында 16.00 сәгатьтә квартирник башланачак, анда артистлар Tamara NOVA һәм Ямаха (Альберт Мәхмүтов) чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2019» бүлеге эшли. Биредә бәйрәмнәрдәге мәдәни афиша, «Паркларда кыш» программасы белән танышырга мөмкин. Шулай ук әлеге бүлектә Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының, медицина оешмаларының, хоккей тартмаларының, шугалакларның һәм чаңгы трассаларының эше турында мәгълүмат урнаштырылган.