Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен һәм «Нәфис» компанияләр төркеменнән кирәкле көнкүреш химиясен җибәрү башланды инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Казан тулай торакларында үзизоляция режимында калган 8 мең чит ил студенты беренче кирәк-ярак продуктлар белән тәэмин ителәчәк. Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен һәм «Нәфис» компанияләр төркеменнән кирәкле көнкүреш химиясен җибәрү башланды инде.
Студентларга ярдәм сорап КФУ ректоры Илшат Гафуров мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә студентлар, бигрәк тә Африка илләре гражданнары һәм якын чит илләр вәкилләре, тулай торакларда үзизоляция режимында укуларын дәвам итәләр һәм кайбер кирәк-яракларга нык ихтыяҗ кичерәләр.
Студентлар өчен әзерләнгән азык-төлек җыелмаларына май, майонез, кетчуп, ярмалар, макарон, тушенка, шикәр, чәй һәм ак май кергән. Көнкүреш химиясенә килгәндә, «Нәфис» компаниясе кер юу порошогы, савыт-саба юу һәм чистарту чарасын керткән. Бүләккә бирелгән продукциянең гомуми күләме 50 тоннага якын.
Моннан тыш, көнкүреш химиясен КФУ каршындагы 1650 поликлиника хезмәткәре дә алачак. Моңа кадәр 240 тонна кирәк-яракны Татарстанның 160 хастаханәсе алды, дип хәбәр итә «Нәфис» компанияләр төркеме матбугат хезмәте.
Билгеләп үтик, Казанда бизнес вәкилләре коронавируска каршы көрәшкә актив өлеш кертә. Шулай итеп, Suleiman Palace кунакханә комплексына коронавируслы авырулар белән эшләүче 50 медицина хезмәткәре урнаштырылачак. «Бәхетле» маркетлары мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмасын тарату буенча хәйрия акциясе оештырды. Барлыгы 1503 гаиләгә ярдәм итү планлаштырыла. KazanExpress компаниясеннән 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» Казан пенсионерларына китәчәк. «Ситимобил» һәм «Яндекс.Такси» компанияләреннән махсус промокод буенча Казан донорлары Республика кан үзәгенә һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан алыштыру бүлегенә бушлай бара ала.