В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Велоузышта катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 8-нче сентябрьдә Казанның «Крылья Советов» паркында «Обгоняй-ка» велоузышы узачак. Тизлек һәм җитезлектә 2 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар ярышачак. Чарада велосипедта яки беговелда катнашырга мөмкин.
Велоузышта катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Катнашучыларга шлем һәм төзек велосипедлы булуы, шулай ук ата-анадан баланың ярышта катнашуына каршы булмавы турындагы рөхсәт кәгазе һәм яшь спортчының яшен раслаучы документ кирәк.
Һәр катнашучы истәлекле медаль, грамота, сувенир, бүләкләр алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Обгоняй-ка!» - 2-14 яшьлек балалар арасында уздырыла торган Казан спорт проекты. Беренче велоузыш 2011 елда ук узган иде. Ул вакытта ярышта 78 бала катнашты. Хәзер «Обгоняй-ка!» чарасында меңнән артык кеше катнаша. Кышын чаңгы ярышлары, җәен памп-тректа ярышлар барлыкка килде.