В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне пенсионерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга белгечләрдән җавап таба алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 8-нче октябрьдә Россия Пенсия фондының ТР бүлеге өлкәннәр декадасы башлану уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшен башлап җибәрә.
Бу көнне пенсионерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга белгечләрдән җавап таба алачак.
Кайнар линиягә 8-800-100-26-27 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендәге элемтә үзәге телефоны башка көннәрдә, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, 279-27-27 номеры буенча эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр – төшке ашка бүленү).