В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утны өзү белән бәйле эшләр Вахитов, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында урнашкан йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). 8-нче ноябрьдә Казанның Вахитов, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында урнашкан йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр уты Вахитов районында Галиәсгар Камал урамындагы 51-нче һәм 53-нче номерлы йортларда булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортлары утсыз калачак: Гаврилов ур., 14, 16, 16а, 22, 22а, 24а, Лаврентьев ур., 24а.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утны Идел буе районының шәхси секторы урамнары буенча урнашкан йортларда сүндерәчәкләр: Горийская, Запорожье, Липецк, Пожарная, Прибрежная, Цветочная.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.