В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада яшәүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Иртәгә, 8 ноябрьдә, Казанда болытлы һава, юеш кар һәм яңгыр фаразлана. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Пәнҗешәмбегә каршы төндә минималь һава температурасы минус 2 градус тәшкил итәчәк. Казанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтәләр. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.
Республика буенчашулай ук болытлы һава көтелә. урыны белән юеш кар һәм яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +2 – минус 3 градус арасында үзгәреп торачак. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы республика буенча да актуаль. Көндез 8 ноябрьдә республикада һава 5 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.