В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чәршәмбегә каршы төндә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, синоптиклар шәһәрнең аерым районнарында томан фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 8-нче майда Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Әмма чәршәмбегә каршы төндә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, синоптиклар шәһәрнең кайбер районнарында томан фаразлый.
Төнге температуралар +12-14 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан талгын булачак. Көндез алмашынучан болытлы һава саклана, ләкин явым-төшемсез. Уртача җил үзенең юнәлешен көнбатыш өлешенә алыштырачак, ә термометр баганалары 23-25 градус җылы билгесенә кадәр күтәреләчәк.
Тулаем Татарстан буенча синоптиклар шулай ук алмашынучан болытлы һава булыр, дип фаразлый, төнлә күпчелек районнарда һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Аерым районнарда яшен, төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил исәчәк, яшен вакытында секундына 15-17 метр тизлеккә кадәр җитәчәк. Төнлә минималь һава температурасы +10-15 градус, көндез +21-26 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.