Анда меңнән артык кеше катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 8-нче майда Казанның Үзәк стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ярышлар меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк. Алар өчен 100 м, 200 м, 300 м, 400 м һәм 1200 м дистанцияләр каралган.
Ярышларда гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары командалары, район администрацияләре һәм шәһәрнең Башкарма комитеты командалары катнашачак.
Әлеге эстафетада төрле елларда катнашкан спорт һәм җиңел атлетика ветераннары чараның мәртәбәле кунаклары булачак.
Эстафета 15.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, традицион май эстафетасы - Казанның иң борынгы чараларының берсе. Аның стартына Олимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары чыккан: Лилия Нуретдинова, Ольга Руковишникова, Равил Кашапов, Фирая Солтанова, Елена Мигунова, Артем Мастеров. Эстафетаны оештыручылар һәм катнашучылар арасында СССР һәм Россия чемпионатлары призерлары Николай Митянин, Нина Зубрилова, Николай Колчин, Эрик Аухадеев, Владимир Головнов, Сергей Шелехов, Жанна Афанасьева, Виктор Чумаков, Людмила Касатова, Вера Смелова, Светлана Ополева һәм башка бик күп танылган осталар бар.