Катнашучыларга 1 мең метрлык гомуми трассаның тигез кисемтәләрен йөгереп узарга туры киләчәк.
Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). 8-нче май көнне Дәрвишләр бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Йөгерештә мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары укучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шулай ук йөгерү берләшмәләре ветераннары катнашачак. Катнашучыларга гомуми трассаның 1 мең метрлык тигез кисемтәләрен йөгереп узарга туры киләчәк.
Эстафета 9:00 сәгатьтә башлана, катнашучылар Начальная, Совет, Правда һәм Халезов урамнары буйлап йөгерәчәк. Старт «Ракета» стадионы янында, ә финиш Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак. Чара вакытында бу урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Эстафетага кушылу өчен команданы кимендә биш кешедән торган составта теркәргә һәм park@kzn.ru почтасына гариза җибәрергә кирәк. Һәр катнашучы старт алдыннан, каршы күрсәтмәләрнең һәм хроник авыруларның булмавы турында белешмә бирергә тиеш.
Дәрвишләр бистәсендә спорт эстафетасы – май бәйрәмнәрендә 50 елдан артык уздырыла торган традицион чара. Соңгы берничә елда эстафета урман өлешендә узды, узган ел Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы бистәнең төп урамнары буйлап чара үткәрү традициясен яңартты.