Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2022, 14:59

8 нче майда Казанда Фучик урамындагы бульварда парк свопы узачак

Шәһәрлеләр китаплар, аксессуарлар, уенчыклар һәм интерьер әйберләре белән алмаша алачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче май). 8 нче майда Казанда Фучик урамындагы бульварда җәйге сезонда беренче парк свопы – әйберләр белән алмашу чарасы узачак. Теләгән һәр кеше күптән кулланмый торган әйберләрне алып килә һәм аларны башка катнашучыларның әйберләренә алыштыра алачак.

Чарада кием-салым, аяк киеме һәм аксессуарлар (бары тик яхшы хәлдә генә), бүлмә үсемлекләре, китаплар, савыт-саба, балалар уенчыклары, интерьер әйберләрен үзара алмашып булачак.

Моннан тыш, чара барышында «Экологик Казан» берләшмәсендә катнашучылар кием-салым җыюны оештыралар, ул алга таба эшкәртүгә тапшырылачак. «Экодвор» проекты кысаларында кече фракцияләр чүп-чарын аерым җыячаклар. Шәһәрлеләр пластик карталар, капкачлар, трубкалар, кырыну станоклары, ручкалар, фломастерлар, кремнар һәм теш пасталарыннан бушаган тюбиклар (киселгән һәм чиста рәвештә), шулай ук CD/DVD-дисклар, аудио- һәм видеокассетлар, ватылган телефоннар, компьютерлар һәм ноутбуклар тапшыра алачак.

Оештыручылар свопта катнашучыларга чүпләрне аерып җыю һәм эшкәртү өчен икенчел чималны кабул итү пунктлары турында сөйләячәкләр, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Своп 14:00 дән 19:00 гә кадәр узачак.

Барлык яңалыклар